8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә һава торышы: синоптиклар каты бозлавык һәм топ томан фаразлый
Татарстан синоптиклары фаразлары буенча бүген кич, 9 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән көчле бозлавык булуы көтелә. Шулай ук томан төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
Бөгелмәнең чын офицеры юбилеен билгеләп үтте
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Чибизов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге зур датаны Виктор Ильич туганнары белән бергә каршы алды. Аны котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та килгән иде. Ул - чын офицер. Көр тавышы белән приказларны биреп кенә тора. Барысы да ул теләгәнчә булырга...
-
1 февральдән пенсияләр артачак
2017 елның 1 февраленнән пенсияләр чираттагы тапкыр индексацияләнәчәк. Индексация 5,8 % тәшкил итәчәк, ягъни пенсия уртача 696 сумга артачак. Тик бу эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак. Эшләүче пенсионерлар өчен индексация 1 августта була. Ә 2017 елның гыйнварында пенсия яшендә булган барлык өлкәннәр 5000 сум акча алачак.
-
2016 елның капиталь ремонт эше тәмамлана
Эш тәмамлану алдында тора. Республикада 2016 елда төзекләндерелгән 876 йортның 771ендә алып барылган эшкә нәтиҗә ясалган инде, ә Дәүләт торак фонды 323ен кабул иткән. Моннан тыш, Татарстанда 53 балалар бакчасы, 79 мәктәп, 43 мәдәният йорты ремонтланган. Киләсе елда төзүчеләр 43 гомуми белем бирү учреждениесен һәм 145 балалар бакчасын төзекләндерүне планлаштыра....
-
"Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә Бөгелмә шәһәреннән Алина Абдуллина кушылды
-
Юлда калсаң нишләргә?
Россия МЧСының ТР буенча Баш идарәсендә тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линия телефоны булдырылган. Ул халыкны һәм шоферларны юллардагы хәлләр уңаеннан хәбәрдар итүне күздә тота. Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенә дә өйрәтәчәкләр. Кайнар линия телефоны: 8 (843) 227-45-63. http://almet-rt.ru/
-
1 гыйнвардан арта
Татарстанда 2017 елга балалар бакчасы өчен түләү күләмен билгеләделәр. 3 тән 7 яшькәчә балаларны карау һәм тәрбияләү өчен түләү күләме айга уртача 755 сум тәшкил итәчәк. Бу эш көне озынлыгы 10,5 сәгать булганда шулай. Һәм төркемдә өч баладан артык булырга тиеш. Ә ким булса, түләү 1512 сум тәшкил итәчәк. Ике...
-
“Көзге төсләр балкышы” бәйгесенедә катнашучыларга тавыш бирәбез
8 ноябрь көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, сул як баганада эленгән! 22 ноябрьдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүчеләрне игълан итәчәкбез. Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучылар өчен бүләкләр каралган: спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар....
-
Балаларны алгы утыргычка утыртырга, салонда калдырырга ярамый – штраф!
2017 елның беренче иртәсен юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы үзгәрешләр белән каршы алачакбыз. Элек ясалган кайбер тәртип бозу очракларына күз йомып кына калмаячаклар хәзер. Яңа кагыйдәләр арасында күпчелеге балаларга кагылышлы. 1. Балаларны иске мәктәп автобусларында йөртергә ярамый. "Балаларны төркемләп йөртүне оештыру кагыйдәләре"нә кайбер үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәп укучыларын 10 елдан "картрак"...
-
Бөгелмәдә “Лада Ларгус” машинасы җәяүлене таптата
Икенче аяныч хәл 6 ноябрьдә сәгать кичке 5нче яртыда Бөгелмәнең Нефтьчеләр урамында була. "Лада Ларгус" машинасы белән идарә итүче 1964 елгы ир, тизлек режимын бозып хәрәкәт итү сәбәпле, 1990 елгы җәяүлене таптата. Җәяүле гражданин да, "Юл йөрү кагыйдәләре"нең 4.1 нче пунктын бозып, юлдан машиналар агымына каршы барган була. Алган тән...
-
Батыр авылында мунча янган
5 ноябрь көнне сәгать көндезге өченче яртылар тирәсендә Батыр авылында мунча яна. Соң күрәләр, шуңа да 15 квадрат метр мәйданнан файдаланыр нәрсә калмый, янып бетә. Күпмедер әйберләрне саклап калу мөмкин булса да, никадәр матди зыян килгәнлеге әле ачыкланып бетмәгән. - Әлеге күңелсез хәлнең сәбәбе, - дип хәбәр итә эчке служба...